Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Пенсия алды яше: ташламалар бармы? - «Шәһри Казан»

0

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Эльвира Мозаффарова). 2019 елдан бирле республикада пенсия өлкәсендә яңа төшенчә барлыкка килде — «пенсия алды яшендәгеләр». Пенсиягә чыгу яше озынайтылганнан соң пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләрнең хокукларын яклау максатында бу төшенчәне барлыкка китерү мөһим иде. Пенсия алды яшендәге дип гадәттә пенсиягә чыгарга биш ел калган кешеләргә әйтәләр. Бу ир-атлар өчен — 60, хатын-кызларга 55 яшьтән исәпләнә. Пенсия алды яшендәгеләр өчен аерым ташламалар каралган.  Шунысын да искәртергә кирәк: табиблар, укытучылар, пенсиягә чыгу махсус стаж җыюга бәйле булган башка һөнәр ияләре «выслуга лет» җыелганнан соң пенсия алды яшендәгеләр булып санала. Мәсәлән, укытучылар өчен бу стаж –25, медицина хезмәткәрләренә 30 ел. Пенсиягә чыгу яше озынайтылганнан соң кирәкле стаж җыелган очракта да быел пенсиягә чыгу өчен тагын 1 ел 6 ай эшләргә кирәк. Әмма, бу категория кешеләр пенсия алды яшендәгеләр булып саналачак. Ташламалардан да файдалана алачак. Пенсиягә чыгу яше үзгәрмәгән гражданнар өчен, әйтик биш баласы булган аналарга пенсия алды яше 45 яшьтән башлана. Пенсия алды яшендәгеләргә каралган ташламалар турында Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары  Олеся ДЬЯЧЕНКО аңлатты.  Пенсия алды яшендәге гражданнарга түбәндәге ташламалар каралган:  — хатын-кызларга — 55, ир-атларга 60 яшь тулгач, алар күчемсез милекнең бер төре буенча Федераль салым хезмәтеннән азат ителә.  — ир- атларга — 60, хатын-кызларга 55 яшь тулгач социаль яклау бүлеге торак-коммуналь хезмәтләргә ташлама белән түләү мөмкинлеге бирә. Шулай ук шәһәр эчендәге җәмәгать транспортында, тимер юлы транспортында (электричкада) бушлай йөреп булачак, табиб рецепты буенча бирелә торган медицина препаратлары алган өчен акчалата компенсация дә каралган.  — пенсиягә чыгарга биш ел кала диспансеризация узганда елына бер тапкыр уртача хезмәт хакы һәм эш көне сакланып ике көн ял бирелә.  — пенсия алды яшендәгеләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәрне алыштыру өчен укыту мөмкинлеге, эшсезлек буенча арттырылган пособие бирелә. — 2002 елдан алып 2004 елга кадәр иминият пенсиясенең бер өлешен тупланма өлешкә күчереп барган очракта хатын-кызлар — 55, ир-атлар — 60 яшьтән аны алырга хокуклы. Әлеге ташламалардан файдалану өчен тиешле идарә тармагына гариза тапшыру да җитә. Пенсия алды яшендә икәнне раслау өчен пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет аша бу хакта электрон имзаланган белешмә алырга була.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем





Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о росте турпотока из Китая



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Вольфганг Амадей Моцарт

«12 Шедевров Моцарта» от Amadeus Concerts




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

В Лужниках состоялась церемония открытия Всероссийской Спартакиады Специальной Олимпиады

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча


Людмила Самсонова

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России