Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районында зур тимер юл логистика үзәген булдыруны хуплый
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның социаль-икътисади хәле белән танышу өчен Әгерҗе районында булды. Ул Әгерҗе районында зур тимер юл логистика үзәген булдыру идеясен хуплвын әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Локомотив депосы районның иң зур, бюджет барлыкка китерүче предприятиеләреннән берсе булуын исәпкә алып, район икътисадын алга таба ничек үстерергә кирәклеген уйларга кирәк. Йөк ташучы локомотивлар хәрәкәте юлында логистик үзәк булдыру, шәһәр җитәкчелеге эшләячәк өстенлекле юнәлеш, дип уйлыйм», — диде ул. Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада инде күптәннән Социаль-икътисади үсеше алдан баручы территория, химградлар аша үсеш нокталарын эзли башладылар, анда резидентлар өчен кайбер салым ташламалары гамәлдә. «Бу хакта да уйларга кирәк», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев Әгерҗе тимер юл станциясе аша көн саен 10 меңнән артык вагон узуын әйтте. Янәшәдә федераль трасса уза, аның буенча һәр сәгать саен 300дән артык йөк машинасы һәм автопоездлар үтә. Депоны караганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт коллективы белән очрашып сөйләште. Ул Удмуртия чигендә урнашкан Әгерҗе районының республиканың визит карточкасы, капкасы булуын билгеләп үтте. Бу кешеләргә өстәмә җаваплылык йөкли, дип басым ясады парламент башлыгы. Парламент җитәкчесе шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә булды, быел ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында ремонтланган. «Мин әгерҗелеләр өчен бик шатландым, биредә иҗади кешеләр яши, педагогик коллектив иҗади потенциал ача, ул һәр кешегә тумыштан салынган. Бу учреждение иҗади сәләтле балалар өчен берләшү урынына әверелде. Миңа мәктәпне киңәйтү буенча планнар барлыгы хакында әйттеләр», — диде Дәүләт Советы Рәисе. Сәфәренә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районының үз үсешендә яңа биеклекләргә ирешергә тиешлеген билгеләп үтте. «Районның потенциалы зур, биредә климат шартлары да яхшы. Болар барысы да икътисадый базаны үстерергә, нәтиҗәдә лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булдырырга һәм социаль мәсьәләләрне активрак хәл итәргә мөмкинлек бирә», — дип басым ясады ул. Эш сәфәре азагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев белән очрашты. Очрашуда сүз парламентара багланышларны ныгыту һәм төбәк законнарын үстерү турында барды. Владимир Невоструев очрашуга Удмуртия Республикасы Югары Советының беренче рәисе, Кунаклар республика үсешен югары бәяләделәр,