Мөслим мөхтәсибәтендә иң яхшы мәчет һәм зиратны билгеләделәр
![Мөслим мөхтәсибәтендә иң яхшы мәчет һәм зиратны билгеләделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/0d641ce8590ee8a33bf3c37a141dc6834e115fe4/store/fill/780/440/21d4d89b80375c2c44a9ad4996236b192d69820a148456b3a311222deb9d/IMG_20200904_WA0037%5B1%5D.jpg)
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Мөслим мөхтәсибәте Аллаһ йортларының халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм динебезне популярлаштыру максатында җирлектәге гыйбадәтханәләр арасында «Нурлы мәчет» конкурсы игълан иткән иде. Хәзер бәйгенең нәтиҗәсе билгеле. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Нурлы мәчет» район конкурсы нигезләмәсе буенча Аллаһ йортларының тарихын өйрәнеп, аларда хезмәт иткән дин әһелләрен барлау, мәчетнең еллык эшчәнлеген чагылдырып презентация эшләү бурычы куелган. Әлеге шартны җиде мәхәллә генә үтәгән.
Вәрәшбаш авыл җирлегеннән — ике, Әмәкәй, Баланлы, Михайловка (Элемтә авылыннан), Симәк, Тойгелде һәм Үрәзмәт авыл җирлекләреннән берәр презентация алынган. Урыннар да нәкъ менә алар арасында билгеләнде.
Жюри әгъзалары мәчетләрнең тышкы һәм эчке кыяфәтенә, матурлыгына гына түгел, беренче чиратта җирлек халкына ислам дине нигезендә тәрбия бирү вазифасын ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар иткән
Нәтиҗәдә Вәрәшбаш авылы мәчете иң югары бәягә — Гран-прига лаек дип табылды. Беренче урында — Тойгелде авылының «Яшел мәчет”е, икенчедә — Баланлы авылының «Корбангали», өченче урында — Әмәкәй авылының «Рәмзи» мәчете. Аларга акчалата премияләр дә бирелде, диелә хәбәрдә.