Авиаһаләкәттә үлгән җырчы Радик Закировка Ижевскида истәлек тактасы куйдылар
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Ижевск шәһәренең А.С Пушкин исемендәге 22нче лингвистик лицеенда Сириягә концерт куярга барганда авиаһәлакәттә үлгән музыкант Радик Закировка мемориаль такта ачтылар. Радик Закиров Россия армиясенең А. В. Александров исемендәге ансамбль җырчысы иде. Бу хакта « Яңарыш » газетасының сайты хәбәр итә. Бу тантанада Удмуртия Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Кузнецов, Ижевск шәһәре хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков, иҗтимагый оешма вәкилләре, лицей укучылары, Радикның әти-әнисе, туганнары, дуслары катнашты. «Радик Закиров А. В. Александров исемендәге легендар ансамбль составында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булды. Артистлар Сириягә Яңа ел концерты куярга барганнар иде. Бүген Радик истәлегенә 22нче лицейда мемориаль такта куябыз. Сәнгать мәктәбендә Радик укыган сыйныфка да истәлек тактасы куячакбыз», — диде Дмитрий Чистяков. Радик Закировның әнисе Дилүсә ханым үлының исемен мәңгеләштерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. «Улым Сириягә очканын әйтмәде. „Командировкага барып кайтам. Элемтә булуга ук шалтыратырмын“, — диде. Иртән Александров хоры оча торган самолет радардан юкка чыккан, дип хәбәр итәләр», — диде Дилүсә ханым. Сочида һәлакәткә очраган Ту-154 очкычында ансамбльнең 68 артисты һәм хезмәткәре һәлак булган иде.