Сайлау көннәрендә Казан телеманарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрьдә Казан телеманарасы Татарстан Дәүләт флагы төсләренә буялачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар узачак. ТР башкаласында сайлау участоклары өч көн дәвамында эшләячәк, ә 11 һәм 12 сентябрьдә шәһәр халкы йорт яны территорияләрендә тавыш бирә алачак.