"Бу бала ничек террорчы булсын?"
21 сентябрь Русия Югары мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән "Уфа егермелеге" мөселманнарының апелляциясе каралды. Мәхкәмә хөкем карарларының барысын да диярлек үзгәрешсез калдырды. Бары Хәлил Мостафинга төрмә җәзасы бер елга киметелде.