Татарстанда коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән
![Татарстанда коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/a2490507bdcbaabb3755b9d2cc3deed5fc85ccaa/store/fill/780/440/7cf8e88bec324b43972dba5d6deda42a91079a30dd59f0ee18b558bf273f/657F7B47-92FA-45B6-BEA8-43CCB4AF19F7.jpeg)
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өч кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.
Авыруларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (9 кеше) керүе ачыкланган, шулай ук җиде авыру кеше 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге категориягә кергән.
Казанда коронавирус белән авыруның 12 яңа очрагы ачыкланган, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында икешәр очрак, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
21 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясе таралганнан алып, 7021 очрак ачыкланган. 5905 кеше терелгән, аларның җидесе узган тәүлектә савыккан.