Казанда 9 яшьлек баланы таптаткан машина йөртүчегә җинаять эше ачканнар
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 9 яшьлек баланы таптаткан внедорожник йөртүчесенә җинаять эше ачканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. «КИА» белән идарә итүче 24 яшьлек йөртүчегә карата «Юлда йөрү кагыйдзәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләрен ачыклый. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 18 сентябрьдә Гладилов урамында чит ил машинасы 9 яшьлек малайны таптаткан иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүле рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыккан. Һәлакәт аркасында бала каты имгәнгән, аның аяк балтыры чәрдәкләнеп сынган, шулай ук башы һәм тәне сыдырылган, бәрелгән.