Чаллыда өлкән яшьтәге ир-ат балык тоткан вакытта елгага егылып төшә һәм батып үлә
![Чаллыда өлкән яшьтәге ир-ат балык тоткан вакытта елгага егылып төшә һәм батып үлә](https://tatar-inform.tatar/attachments/4a9b324254d6e3cde2a7d4cb9f8c332c678d7297/store/fill/780/440/48f92ef0ab4bd2db70d41aca3ca3ee9c39606298957955fd29b880505b44/C9489881-81C2-49B8-B4BE-C4DD9BD4C1F1.jpeg)
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда өлкән яшьтәге ир балык тоткан вакытта елгага егылып төшә һәм батып үлә. Бу хакта «Татар-информ»га трагедия урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде. Өлкән яшьтәге кешенең туганнарыннан хәбәр итүләренчә, кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә бабай Усай бакчачылык ширкәтеннән балык тотарга китә һәм югала. Ул бары таяк белән генә йөри. Кичке бишләр тирәсендә пенсионерның хатыны балаларына шалтырата. Алар бабайны эзләргә керешә. Ярда аның таягы табыла. «Туганнары коткаручыларга кичке уннар тирәсендә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар Минзәлә елгасы ярын һәм акваториясен тикшерделәр. Төнлә ир-атның гәүдәсе табылды», — дип ачыклык кертте агентлык хәбәрчесе вакыйга урыныннан.