Россиядә коронавирустан өченче вакцинаны сыный башлаячаклар
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Тиздән Россиядә коронавирус инфекциясеннән өченче вакцина сынаулары башланачак. Препаратны М.П. Чумакова үзәге әзерли . Клиник тикшеренүләрне үткәрүгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости. Клиник сынауларда 3 меңнән артык ирекле кеше катнашуы планлаштырылган. Прививкадан соң алар стационарда 16 көн дәвамында булачаклар. Вакцина Кировта, Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида сыналачак, дип сөйләделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында. Үзәкнең генераль директоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, клиник сынаулар этабы 2020 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш.