Гүзәл Удачина Татарстан Конституцион суды судьясы булырга мөмкин
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кандидатурасын Татарстан Конституцион суды судьясы итеп сайлау өчен хупладылар. Бу карар парламент комитеты утырышында кабул ителде. «Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Гүзәл Удачина кандидатурасын тәкъдим итте. Аның юриспруденция һәм тарих буенча югары белеме бар. Ул хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгендә башлаган. Аннары Татарстанның элеккеге Социаль тәэмин итү министрлыгында эшләгән. 1999 елдан алып аның эшчәнлеге юриспруденция белән бәйле», — дип сөйләде комитет рәисе Шакир Яһүдин. Гүзәл Удачина Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил вазифасында эшләү чорында хакимият органнары һәм хокук саклау органнары белән ныклы элемтәдә бала хокукларын тәэмин итү буенча төгәл система буенча эшли торган структура булдырылды, диде депутат. «Тупланган тәҗрибә аңа гражданнарның конституцион хокукларын саклау эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге бирәчәк», — диде ул.