Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат үлгән
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан 1937 елда һәм 1948 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Бүгенгә республикада ковидтан 299 үлем очрагы теркәлгән.