Миңнеханов Казанның «Ак Барс» клубы уенчылары белән очрашты
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов плей-офф алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов сезон өчен командага рәхмәт әйтте һәм киләсе уеннарда уңышлар теләде», — диде Лилия Галимова.
1 мартта Татарстан Президенты 64 яшьлеген билгеләп үтә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ул туган көнен эш урынында үткәрәчәк.