Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 31.03.2021

Чирмешән районы ансамбле төбәкара фольклор фестивалендә диплом алган

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 31 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы Әккәрәй авылы мәдәният йортының «Щелкусь» халык фольклор ансамбле «Чуваш җәүһәрләре» төбәкара фольклор фестиваленнән икенче дәрәҗәле дипломга ия булды. Фестиваль Чабаксар шәһәрендә узган. Чирмешән ансамбле Идел-Урал төбәгеннән җыелган кырыклап фольклор коллективы арасында чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар үз халыкларының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәткән. Әккәрәй авылы ансамбле чуваш халкының кич... Читать дальше...

Самараның «Туган тел» татар оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә 11:00 сәгатьтә Самараның «Халыклар дуслыгы йортында» «Туган тел» татар оешмасының хисап-сайлау җыелышында яңа җитәкчелек сайланачак. Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, җыелышта оешманың финанс эшчәнлегенә исәп-хисап тотачаклар, «Туган тел» оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар, оешмадан чыгып киткән әгъзалар урынына яңаларын раслаячаклар. Җыеылышта кереш сүз белән «Туган тел» оешмасының хәзерге җитәкчесе И.Г. Шәкүров чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы темасының юнәлешләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020/21 уку елында 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрүнең яңа расписаниесен һәм тема буенча юнәлешләрне раслады. Йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, йомгаклау иншасы урынына изложение сайлый ала. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...



Мостай Кәрим әсәре буенча кино «Кырым кадры» фестивалендә иң яхшы фильм дип танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Айнур Әскәров Мостай Кәрим повесте буенча төшергән «Отряд Таганок» фильмы «Кырым кадры» Бөтенроссия этнографик фильмнар фестивалендә тулы метражлы иң яхшы фильм дип табылды.  «Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, фестиваль 26-28 мартта Симферопольдә узган. Быел фестиваль этнография темасына багышланган. Бәйге программасында Россиянең 15 төбәгеннән 35 эш катнашкан.  Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмны жюри рәисе — актер, сценарист, режиссер Михаил Богдасаров югары бәяләгән. Читать дальше...

Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 1 апрельдә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин, буран вакытында күз күреме 1,2 чакрымга кадәр начарланачак. Төнлә -3…+2 градус, көндез 4-8 градус булачак. «Төнлә һәм иртән» юлларда урыны белән бозлавык булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Россия мөселманнары Ливандагы Сирия качакларына кием-салым һәм азык-төлек тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнары «Зәкят» фонды аша Ливанда качаклар лагерендә яшәүче Сирия кешеләренә кием-салым һәм азык-төлек тапшырды. Фонд акчаларына балалар өчен мәйданчык төзелгән. Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов «РИА Новости» агентлыгына сөйләгәнчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин кушуы буенча, Россия делегациясе гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Ливанга һәм Сириягә барган. Сәфәр барышына берничә хәйрия чарасы планлаштырылган. «Без Сириядән килгән 400дән артык балага... Читать дальше...

10 яшьлек татар кызы Наилә Славина «Мини-мисс Россия — 2021» бәйгесендә гран-при алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан кызы Наилә Славина 26-29 мартта Мәскәү шәһәрендә узган «Мини-мисс һәм мини-мистер Россия» бәйгесендә җиңү яулаган. Татарстан данын яклаган 10 яшьлек Наилә «Россия бриллианты-2021» титулы һәм Гран-приның таҗына ия булган. «Матурлык бәйгесендә икенче тапкыр катнашабыз. Наиләне инстаграмнан табып, кастингка чакырдылар. Бер ел элек кызым „Мини мисс-Казан“ титулын алды. Шуннан соң Наиләне MT kids агынтлыгыннан „Мини-мисс Россия“ конкурсына Татарстанны тәкъдим итәргә җибәрделәр»... Читать дальше...

2022 елда Россиядә минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 4,7, ә тагын бер елдан 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вазгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән. «Без 2022-2023 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык», — дип әйтте Россия Хөкүмәте урынбасары. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны, ә яшәү минимумы күләме 11 653 сумны тәшкил итә.



Васил Шәйхразиев федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары узачак төбәкләрне әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алдагы өч елда федераль һәм бөтенроссия Сабан туйлары кайда узачагын әйтте. «Быел 19 июнь федераль Сабан туе Нижневартовскта узачак. Себердә яшәгән татарларга рәхмәтле булып, Сабан туе уздырып кайтачакбыз. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак. Анда да әзерлек бара», — диде ул Фәннәр академиясендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачу тантанасында. Читать дальше...

Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган.  «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хушлашу иртәгә, 1 апрельдә, 12:00 сәгатьтә Уфада Октябрь революциясе урамындагы 7/1 йортта булачак.  Памира Абдулбаниева 1939 елның 22 июнендә туган. Сугыш елларында аларның гаиләсе Урта Азиядә яшәгән, биш яше тулгач аны Уфага алып кайталар. Балачагында Памира Рудольф Нуриев белән дуслаша һәм Пионерлар йортында бию түгәрәгендә аның беренче партнеры була. Читать дальше...

Актер Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Камал театры актеры, 83 яшьлек Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды.  Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, артистка һәм аның хезмәттәшләренә икенче прививканы «Горки» поликлинкасы табиблары ясаган. Өч атна элек «Татар-информ» театрның сигез хезмәткәре вакцинациянең беренче компонентын ясатуын язган иде.  Ринат Таҗетдинов әйтүенчә, беренче прививканы ул яхшы уздырган, хәтта температурасы да күтәрелмәгән. Читать дальше...

Шәйхразиев: «Татарлар» газетасы башка милләтләргә дә татар халкы тормышын таныта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татарлар» газетасы редакциясе ун еллык юбилеен бәйрәм итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге газетаның башка милләтләргә дә татар халкы тормышын танытуын әйтте. ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе «Татарлар» газетасын «рупор» дип атады. «Ул бездә берәү генә. Шушы газета аша бер-беребезне бәйләп, башка милләтләргә дә бөек татар милләте турында җиткерәбез», — диде ул Татар дәүләт филармониясендә. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан вафат булучы кешеләр саны 420 булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды.  «Үлем сәбәпләре патолого-анатомия экспертиза нәтиҗәсендә расланды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.  1932 һәм 1937 елгы ике хатын-кыз һзм 1964 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган.  Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 420 кеше коронавирус инфекциясе белән авырып вафат булган.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының 2021 елда беренче утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тәкъдим ителгән преоктлар барысы да хупланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда аларга ярдәм күрсәтә. Бүгенге утырыш кысаларында биш инвестицион... Читать дальше...

Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары итеп Ильяс хәзрәт Сафьянов билгеләнде. Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Чувашия Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов шул хакта боерык имзалаган. Моңа кадәр Ильяс хәзрәт Сафьянов сынау срогы белән эшләгән булган. Әлеге карарны мөфтият президиумының алдагы утырышында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары тәкъдим иткән. Мөфти указы нигезендә, Ильяс хәзрәт Сафьяновка яшьләр белән эшләү... Читать дальше...

Чаллыда үсмер малай тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда мәктәптә укучы малай тугызынчы каттан егылып төшкән һәм алган яраларыннан үлгән. Фаҗига бүген шәһәрнең 65 нче комплексында булган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, яшүсмергә 14 яшь, ул Чаллыдагы бер мәктәптә өлкән сыйныфта укыган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Биатлончы Эдуард Латыйпов Россия чемпионатында өченче урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 31 мартта Ханты-Мансийск шәһәрендә биатлон буенча Россия чемпионаты башланды. Эдуард Латыйпов беренче көндә үк призлы урын алды. Ярышта биатлончы Эдуард Латыйпов 14,6 секундка калышып, бронза яулады, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты. Дөнья кубогы этабында беренче урынны Матвей Елисеев, икенче урынны Максим Цветков алды.  1 апрельдә спортчылар бер-берсен эзәрлекләү ярышында медальләр өчен көрәшәчәк.

Лениногорск эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин аударыш буенча чемпионат уздырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лениногорск районы эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин аударыш буенча республика чемпионатын уздырырга тәкъдим итте.  Бу хакта ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» секция мәйданчыгында сөйләде.  «Татар атсыз булмый. Һәр районда 2-3 шәр татар атын чаптырсак, ул бер эш, аударышны да үткәрсәк, көрәшкә бармыйча, аударышны караячаклар. Без бит үткәрәбез, аударышны сырып алалар. Безгә бит халыкның рухын эмоциональ кызык уеннар белән күтәрергә кирәк»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Селена Гомес

Селена Гомес ответила на заявление Джастина Бибера и Хейли о беременности





Rss.plus
Подмосковье

Таунхаусы в Подмосковье за год подорожали в среднем на 6% — до $258,9 тыс




В центре Москвы обнаружили тело мужчины со следами жестокого избиения

Валерий Герасимов продолжит возглавлять Генштаб ВС России

Московское море: каким оно было?

Клоун-интроверт ростом 145 сантиметров: как сложилась судьба Михаила Румянцева




Татарстанда язгы өмә үткәрү көне билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быелгы язгы өмәнең 24 апрельгә билгеләнгәнен әйтте. Өмәләр республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә узачак. «Кар эреп беткәч, кыш буе җыелган чүп-чарларны җыю өчен өмәләр оештырачакбыз. Әлегә өмәне 24 апрельдә үткәрергә ниятлибез. Әмма барысы да һава торышына һәм карның кайчан җебеп бетәсенә бәйле», — диде министр журналистлар белән очрашуда. Александр Шадриков сүзләренчә... Читать дальше...

Яшел Үзәндә күпкатлы йортта шартлау турында эш буенча табиб-нарколог тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау трындагы җинаять эше буенча медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, психиатр, 53 яшьлек Наталья Евдокимова кулга алынган. Ул ваемсызлыкта шикләнәнелә. Фаҗигагә берничә сәгать алданрак 87 яшьлек Михаил Тимохинны психоневрология диспансерына туганнары алып килә һәм аны табиб Евдокимова кабул итә. Туганнары ир-атның үз-үзен адекват тотмавына һәм фатирны җимерү белән янавына зарланган. Агентлыкка билгеле булганча... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов метаннан комбикорм ясау буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Татнефтехиминвест-холдинг» ының директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка метаннан биопротеин әзерләү буенча инновацион алымны күрсәттеләр. Президент метаннан азык кушылмалары ясау буенча эшче төркем төзергә тәкъдим итте. «Перспективалы, кызыклы тема. Газ эшкәртү буенча барлык сорауларга да җавап бирергә тырышыйк. Без терлекчелек белән күп шөгыльләнә торган республика. Бездә эчке кулланылыштан калган продуктлар бик күп... Читать дальше...

Әлмәттә балалар хастаханәсендә янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген 14:43 сәгатьтә Әлмәтнең Төзүчеләр урамындагы балалар шәһәр хастаханәсендә янгын чыгуын хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, администрация бинадан 44 баланы, 12 әти-әнине һәм 45 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Аларның барысын да күршедәге Әлмәт район хастаханәсе бинасына урнаштырганнар. Янгын сүндерүчеләр подвал янында бина фасадындагы җылыткыч януын ачыклый. Читать дальше...



Москва

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Московские медики окажут помощь пострадавшим в Белгороде - Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

«Они убрали Листьева». Лоза назвал виновников убийства Владислава Листьева




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Независимый фантастический триллер из девяностых

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге

"Динамо" может оформить чемпионский титул РПЛ 19 мая


WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Грузовик столкнулся с мотоциклом в подмосковных Мытищах: два человека погибли



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России