Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2021

Зифа Нагаева: «Хәния җырларымның данын арттырды» - «Сөембикә» журналы

0

(Казан, 1 март, «Татар-информ», «Сөембикә» ). Әниемне беренче укытучым дип саныйм. Алты яшьтән гармун уйный башладым, җизни өйрәтте. Радиода егерме елдан артык эшләдем. Анда кырмыска оясында кебек кайнаша-кайнаша, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Әлеге елларны тәмләп тагын бер үтәр идем. Хәзер уйлыйм да: минем бер генә елым да заяга узмаган. Үзем теләгән һөнәрем буенча эшләгәнмен. Шигырь үзе көй эзли. Мин аны тегермән тартуга тиңләр идем. Гадәттә, иртәнге дүртләрдә-бишләрдә язам. Җыр — минем балам. Аларның һәрберсе күңелдә бала кебек ярала, аны кемгәдер биргәч, бераз моңсу булып тора. «Бала»ларымны дөньяга күрсәткән һәр җырчыга рәхмәтем зур. Җәй буе велосипедта йөрим. Кешегә — башына, уена, гәүдәсенә һәрвакыт хәрәкәт кирәк. Бүгенге көндә инде мин тауның биеклегеннән төшеп барам, шуңа күрә вакытымны кызганам. Шундый гадәтем бар: алдыма зур максат куям, аннан үлеп эшлим, барыбер ерып чыгам. Элек девизым «Булдырабыз!» иде, хәзер «Кулдан килгәнчә, озакка җиткәнче», — дип эшлим. Үзем тик тора белмим. Кешенең тик торганын да яратмыйм. Шигырьләрне мәктәптән үк яза идем.  Мин исәп өчен җыр язмадым. Иҗат җимешләремне 500 гә кадәр санадым да, аннан соң ташладым.  Беренче җырым хастаханәдә туды. Үзем белән бергә авылдагы әни дә авырды. Йөрәк өянәге ешайгач, аны район үзәгенә күчереп алып китәргә микән әллә дигән мәсьәлә килеп туды. Әнинең туган йортка ничек береккәнен бик яхшы беләм. Ул сыерчык оясын да яңарттырмый иде, имештер, сыерчыгы кайтса, адашып йөрер… Шуларны уйлап ятканда «Капка төпләрендә яшел үлән» җыры туды. Шуның белән Аллаһы Тәгалә энергетика бирде бугай, бер-бер артлы җырлар яза башладым.  Хәния Фәрхи — мине, минем җырларымның данын арттырды, аның илһамына чишмә булдым. Нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния — Зифа, Зифа — Хәния арасындагы иҗат җимешләре шул вакытныкы гына булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте.  25 ел буе мәҗлесләр алып барам. Анысы — тишек колготкиларымны ямарга бик каты ярдәм итте. Иртән торам да үз алдыма максатлар куям, юкса, көнем көн булмаячак. Әле картлык турында сүз дә булырга тиеш түгел!  Намазга да басармын, Алла бирса. Гармун тыңгач. Әле бит кулда гармун. Өемдә әнинең фотосурәте тора. Һәр иртәм аңа хәерле көн теләп башлана. 23 ел яшәгән ирем белән җыр аркасында аерылышырга тур килде. Әни ул вакытта: «Балам, әгәр гомереңне ялгыз үткәрергә булсаң, каберемдә әйләнеп ятармын, ялгызлык начар ул, берүк кияүгә чык!» — диде. Аның киңәшен тоттым. Яшәлгән саен еллар ник кадерле, беләсезме? Тупланган тәҗрибәләр кадерле. Шулкадәр җыя-җыя киләсең, кыйналасың, әрнисең, бәргәләнәсең, өзгәләнәсең… Шулхәтле мөлдерәмә чиләкләр хәзер, шуңа да көн, сәгать, минутлар кадерле. Фикерләр төрле матбугат чараларыннан чыккан әңгәмәләрдән җыелды.  Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/rules/zifa-nagaeva-khniya-yrlarymny-danyn-arttyrdy





Губернаторы России
Москва

В московской мэрии не планируют запрещать самокатам ездить по тротуарам





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о компенсации части затрат на путевки в оздоровительные лагеря в рамках нацпроекта «Семья»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В московской мэрии не планируют запрещать самокатам ездить по тротуарам



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Кристина Агилера в боди вышла на сцену после похудения




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии водных видов спорта в Ставрополье

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта в селах Чукотки


ATP

Теннисиста Медведева выбили из топ-4 ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Интернет

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России