Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Татарстан Президентын туган көне белән котлады
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады.
«Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм ихлас күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, дәүләт хезмәтендә һәм бөтен татар халкына хезмәт итүдә уңышлар телим.
Сезнең җитәкче, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе таланты республиканың икътисади, инновацион, идарә итү үсешен стратегик күзаллауда, полиэтник җәмгыятьтә динара һәм этникара гармонияне ныгытуда, Татарстан һәм аның хакына талантлы һәм профессиональ яшьләрне җәлеп итүгә зур игътибар бирүдә күренә. Сезнең күпьеллык хезмәтегез Татарстан халкы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнә.
Россия өммәте буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә актив әзерлек режимында яши һәм бу яктан Сезгә, дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча, бәйрәмнәрне оештыру белән шөгыльләнүче төп затларның берсе буларак, аерым өмет баглый.
Туган көнегез уңаеннан Сезгә һәм Татарстан халкына сәламәтлек, пандемияне тиз арада җиңеп чыгуны, икътисади үсеш һәм иҗтимагый татулык телим», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылган котлау текстында.