Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты
![Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты](https://tatar-inform.tatar/attachments/e781899ed3ea99f6adfd2df742079a78aa235cdc/store/fill/780/440/00277e58cb5b7df141f67df426a5622805c469d5e8bc06f0616c235f90a0/print_7136819_5035709.jpg)
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстан митрополиясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, дини белем бирү учреждениеләрен, шул исәптән Казан православие дини семинариясен үстерү мәсьәләләре каралды. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.