Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь аралыгында ачыкланган, ике пациентка 18 яшь тулмаган. Казанда — 29, Түбән Камада - дүрт, Чаллыда — өч очрак ачыкланган. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 082 очрагы теркәлгән, 14 692 кеше (шуларның 107е — узган тәүлектә) терелгән.