«СалаваТik» YouTube каналында «Ак калач» җыры чыкты
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). «СалаваТik» YouTube каналында яңа видео — татар халык уенлы җыры «Ак калач» дөнья күрде.
«Балаларның эчке дөньясы бай булуда татар халык җырлы уеннарының әһәмияте бик зур. Халыкның гореф-гадәтләре, тормыш рәвеше — барысы да халык фольклорында чагылыш тапкан. Җырлар балаларны туган халкын яратырга, хезмәт сөяргә, һөнәргә, белемгә омтылырга өнди. Уен аша сабый ниндидер шөгыльгә өйрәнә», — ди проектны оештыручылар.
«Ак калач» та татар халык җырлы-уены буларак халык арасында киң таралган. Аның икенче төрле варианты да бар. Анда калачлар урынына туган көнгә коймаклар пешерү турында сүз бара. Икенче вариантта балалар куллары ярдәмендә коймакның ничек итеп җәелгәнен, кысылганын күрсәтәләр. Бу җырны теләсә кайсы баланың исемен атап җырларга, туган көне белән котлап уйнарга була.
«СалаваТik»лар исә Булатның туган көнен үткәрәләр. Ул — проектта пингвин костюмында. Булат Талипов Казан шәһәренең 42 мәктәбендә 5 нче сыйныфта укый. Кечкенәдән җырларга ярата, спорт белән шөгыльләнә. «Үскәч кем булуымны әлегә төгәл әйтә алмыйм. Әмма җырлаудан туктамаячакмын», — ди Булат.
«Ак калач» — «СалаваTik» проекты кысаларында дөнья күргән өченче җыр. Балалар моңа кадәр «Әпипә», «Чума үрдәк, чума каз» җырларын башкарганнар иде.