Мәскәүдә Ренат Ибраһимов концерты була
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 25 мартта Мәскәүдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов концерты була. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә кунакларын төрле жанрдагы программа көтә. Җырчының репертуарында опера, оперетта һәм мюзикл арияләре дә, классик һәм борынгы романслар да, популяр эстрада җырлары һәм дөнья күләмендәге хитлар да бар. Ул рус, татар, инглиз, итальян һәм испан телләрендә җырлый. Җырчының гастрольләре Россиядә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә уза. Италия матбугаты аны «Рус Павароттие» дип атый. Концерт Мәскәүдәге Тынычлык проспектында урнашкан 12 нче йортта 20.00 сәгатьтә башлана.