Казанда законсыз урнаштырылган 11 объектны сүтәчәкләр
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Казанда законсыз урнаштырылган 11 объектны сүтәчәкләр.
Казан мэриясе сайтының электрон документлар җыентыгындагы мәгълүматтан күренгәнчә, сүтелергә тиешле корылмалар арасында өч сәүдә объекты, су сата торган киоск һәм җиде сәүдә павильоны бар.
«Казан шәһәре территориясендә сүтелергә һәм башка урынга күчерелергә тиешле, эшкуарлар үз белдеге белән һәм законсыз рәвештә урнаштырган күчемле милек объектлары исемлеген расларга», — диелә документта.
Милекчеләр әлеге объектларны 12-16 март көннәрендә сүтә ала. Билгеләнгән вакыт узгач, корылмалар 15 июньгә кадәр шәһәр хакимияте тарафыннан сүтеләчәк.