Башкорт телеканаллары Россиядә беренчеләрдән булып Хәләл сертификатын алды
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). «Уфанет» компаниясенең «Живая природа HD» һәм «Home 4К» телеканаллары Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл индустриясен үстерү үзәге» сертификатын алды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. «Хәләл-сертификат алу безгә чит илләр белән партнерлыкны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ТВ-трансляция контенты җитештерү һәм аның эчтәлегенә карата катгый таләпләр хөкем сөргән мөселман илләре базарлары белән үзара хезмәттәшлекне гадиләштерәчәк. Күптән түгел без тапшыру алып барыла торган телләр санын алтыга (инглиз, гарәп, испан, кытай, рус һәм француз) җиткердек», — дип хәбәр итте «Ирида» ҖЧҖ («Уфанет» компанияләр төркеме) генераль директоры Ирина Шленкина. «Уфанет» компанияләр төркеме киң экспорт географиясенә ия. Аларның телеканаллары 28 илдә (Словакия, Япония, Австралия, Һиндстан, Сингапур һ.б.) кабельле ТВ һәм ОТТ-платформалар пакетына кертелгән. Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева сүзләренчә, ТВ-хезмәтләргә сертификат «Уфанет» компаниясе өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлек булачак. «Бу — Россиядә телеканалларны Хәләл стандартлары буенча сертификатлаштыруда беренче тәҗрибә. „Живая природа HD“ һәм „Home 4K“ телеканаллары Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган табигать матурлыгын күрсәтә һәм аларның контенты ислам кануннарына каршы килми. Телеканал хезмәткәрләре махсус курслар узган һәм сертификат алган. Хәзер алар туплаган белемнәрен эштә куллана алачак», — диде Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл индустриясен үстерү үзәге» җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов.