Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты. Россия буенча шикәр комына бәяләр уртача 0,4 процентка күтәрелгән. Россия Федерациясенең 44 субъектында бәяләр - 0,1 – 1 процентка, 12 субъектта 1,1-2 процентка арткан. 14 субъектта бәяләр үзгәрмичә калган. Шул ук вакытта 15 субъектта шикәр комына бәяләр 0,1-3,2 процентка кимегән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә. Узган атнада бәрәңге 2,6 процентка (24 февральдән 1 мартка кадәр - 2 процентка) кыйммәтләнде, диелә хәбәрдә.