Казанда Хәсән Туфанны искә алалар
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 15 март көнне 18:30 да Хәсән Туфанга багышланган бәйрәм концерты оештыра. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татар дәүләт филармониясе «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан Хәсән Туфан иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итә, дип яза «Идел» журналы. Программада: күренекле җырчылар, сүз осталары, әдипләр башкаруында Хәсән Туфан шигырьләре һәм аларга язылган җырлар, шагыйрь турында истәлекләр.