Путин салым законнарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм бизнеска салым законнарына төзәтмәләр эшләүне йөкләде.
Бүген илдә инвестиция активлыгын арттыру чараларына багышланган киңәшмәдә яңгыраган идеяләр нигез итеп алыначак, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Мин хәзер анда нәрсәне дә булса төптән үзгәртергә кирәк дип әйтмим, әмма бүген яңгыраган бизнес тәкъдимнәрен юкка чыгарырга кирәкми»,-диде дәүләт башлыгы.
Шулай ук ул Россиядә компанияләрне ил проектларына керемне инвестицияләүгә стимул бирә алырлык чаралар системасын булдырырга кирәклеген искәртте.
Элегрәк киңәшмәдә Владимир Путин төбәкләрдә инфраструктура төзелешенә чыгымнарны арттырырга чакырган иде.