Краснодарда бизәнү әйберләре ясау һәм аш-су буенча осталык дәресе үткәрергә җыеналар
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Апрель аенда Краснодар татарлары зәркән бизәнү әйберләре ясау һәм татар халык ашларын пешерү буенча осталык дәресләре уздырырга ниятлиләр.
«Краснодардагы „Мирас“ клубы татар халкының зәркән бизәнү әйберләрен ясау белән шөгыльләнә. Апрельдә алар оешмабызга килүчеләрне өйрәтәчәкләр. Теләгән һәркем алкалар, хатын-кыз түбәтәе һәм башка әйберләрне үзе ясый алачак. Традицион татар ризыкларын пешерү буенча да осталык дәресе булачак», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ә бу якшәмбедә, 14 март көнне, Краснодарның татар оешмасы гаиләдә әбиләрнең роленә багышланган очрашу уздыра. Анда төбәктәге татар җәмгыятенә нигез салучылар арасында булган 90 яшьлек әбинең катнашуы көтелә .
Элегрәк «Татар-информ» Краснодар татарлары җитәкчесенең татар теле дәресләренә яшьләрнең аз йөрүе турында уртаклашуын язган иде .