Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары сиреналар махинациясендә гаепләнә
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары хәбәр итү сиреналары белән булган махинацияләрдә гаепләнә. «Татар-информ»га ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте. Тикшерү фаразы буенча, 2013-2019 елларда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Спецлаб-Казан» ҖЧҖ һәм «Куркынычсызлык территориясе» ҖЧҖ белән халыкка хәбәр итү системасын монтажлау буенча эшләр башкаруга дәүләт контрактлары төзегән. Контракт бәясе 56,7 млн сумнан артык тәшкил иткән. Шуннан соң әлеге предприятиеләрнең ачыкланмаган хезмәткәрләре ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары белән сүз берләшеп, эшне җитешсезлекләр белән алып барганнар, контракт шартларын үтәмәгәннәр. Шул ук вакытта министр урынбасары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының билгесез хезмәткәрләре бу эшләрне кабул иткән. Нәтиҗәдә, хәбәр итү сиреналары тиешле дәрәҗәдә әзер булмаган, ә бүлеп бирелгән акчалар сарыф ителгән һәм үзләштерелгән. Министр урынбасарына «Вәкаләтләрдән явызларча файдалану» һәм «Үзләштерү яки сарыф итү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аны тоткарлыйлар, тиздән тикшерү ир-ат ирегенә чик кую турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.