Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Россиядә коронавируска бәйле хәл бераз яхшырды
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять бераз яхшырды. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова элегрәк Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны тәүлегенә 100 мең кешегә җиде чик күрсәткеченнән кимрәк булуы хакында белдергән иде. «Без хәтта Россиядә дә коронавируска бәйле вазгыятьнең бераз гына яхшы якка үзгәрүен күрәбез. Әмма вирусның яңа штаммнары барлыкка килү аркасында вазгыять бик киеренке булып кала һәм даими игътибар таләп итә», - диде Вуйнович «Хатын-кызлар җитәкче позицияләрдә: COVID-19 дөньясында тигез киләчәккә ирешү» дип аталган түгәрәк өстәл барышында.