Иң яхшы авыл җирлекләренә грантлар буенча бәйге киләсе атнада игълан ителә
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе атнада Татарстанда иң яхшы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсын игълан итү планлаштырыла. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин президиум утырышында әйтте. «Традицион рәвештә без муниципалитетларга грант белән ярдәм итәбез. Авыл җирлекләре һәм шәһәр тибындагы бистәләр өчен 173 грант каралган. Авыл җирлекләренә — 1,5 млн шар сум, шәһәр тибындагы бистәләргә — 2 млн шар сум», — диде Әгъзам Гобәйдуллин. 2013 елдан конкурста 43 районнан 1818 авыл җирлеге катнашкан. 904 авыл җирлеге җиңүче булган. Соңгы биш елда иң зур грантлар юл эшләренә бирелгән. Хәзер акчаның 50 проценттан артыгын совет техника сатып алуга юллый. Су белән тәэминат системасын төзекләндерүгә акча күләме дә арткан. Ел саен 104 авыл җирлеге конкурста җиңеп килгән, алар 1әр млн сум акча алган. 2019 елдан конкурс җиңүчеләре 1,5әр млн сум ала. Административ үзәк саналмаган җирлекләр дә бәйгедә канаша ала. 2019 елдан андый бистәләр 2 млн сум күләмендә грант ота ала.