Татарстан халкы хакимияткә татар телендә 20 тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә башлаган
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан халкыннан дәүләт хакимияте органнарына татар телендә килгән мөрәҗәгатьләр саны 20 тапкырга арткан. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру Советында төбәк юстиция министры Рөстәм Заһидуллин шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Рөстәм Заһидуллин хакимиятнең башкарма органнары тел законнарын гамәлгә ашыруның 15 күрсәткеченнән 12 күрсәткечкә ирешкәнлеген, ә җирле үзидарә органнары уннан бишесенә генә ирешә алуларын әйтте. Докладчы шулай ук хакимият органнарына татар телендәге мөрәҗәгатьләргә барлык җаваплар да шул ук телдә җибәрелгән булуын искәртте. 2020 елда норматив хокукый актның 99,4 проценты (1062 документның алтысы гына тәрҗемә ителмәгән) һәм муниципаль актның 99 проценты татар телендә басылып чыккан. Хәер, узган еллардагы күп кенә документлар әлегә татар теленә тәрҗемә ителмәгән. «2018 елдан башлап 25 меңнән артык акт бары тик рус телендә генә урнаштырылган», - диде ТР Юстиция министрлыгы башлыгы республиканың хокукый мәгълүмат порталы мәгълүматларына сылтама ясап. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренчә, Татарстанда барлык урам күрсәткечләре дә ике дәүләт телендә башкарылган. Моннан тыш, башка этнослар (рус һәм татар булмаган) күпләп яшәгән урыннарда барлык элмә такталарда һәм күрсәткечләрдә аларның туган телләрендә язулар бар. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү өчен елына ике меңгә якын мәдәни чара үткәрелүе турында сөйләде. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия эше турында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сөйләде. Үз чыгышында ул республикада милли мәгарифне үстерүдәге тырышлыкны билгеләп үтте. Моннан тыш, татар теле буенча курслар оештырылды (Казанның берничә мәктәбендә укучыларның ата-аналары өчен һәм төбәкнең эре шәһәрләрендә КФУ базасында). Шулай ук милли электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары белән уртак проектлар старт алды. «Матбугат.ру» һәм «Татмедиа» белән берлектә социаль челтәрләрдә татар контентын алга этәрү буенча чаралар эшли башлады. Комиссия эшчәнлеген Әсгать Сәфәров югары бәяләде. Ул комиссия тормышка ашыра торган проектлар киң җәмәгатьчелектә резонанс тудыруын әйтте, шулай ук министрлыкларны һәм ведомстволарны «тел өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә активрак кушылырга» чакырды.