Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан җыелма командасы составына кертелде
(Әлмәт, 14 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Алар төбәкнең иң көчле 65 спортчысы белән 9 марттан 13 мартка кадәр Түбән Камада узган ярышларда катнашты. Шәһәр боксчылары көмеш медаль яулады. «Юность» спорт мәктәбенең «Девон» клубында шөгыльләнүче Хазар Мехтизаде дүрт ярышта катнашты. Финалда ул Лениногорсктан көндәшенә оттырды һәм икенче урында калды. Спортчыларның тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов. «Геракл» бокс клубыннан тренерлар Марсель һәм Геворг Агазарянның шәкерте Рамир Кусабкулов та Яр Чаллы спортчысыннан калышты. Әлмәтнең ике яшь боксчысы да Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелегенә сайлап алу турнирларына әзерлек өчен җыеннарга чакырылачак.