Татарстан генетигы ковидның яңа штаммнарыннан вакцинация коткарачак дип саный
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Вакцинация ярдәмендә вирусның таралуын туктаткан очракта, коронавирусның яңа штаммнары куркыныч булмаска мөмкин.
«Вирусның үзгәрүе — ул гадәти күренеш, бигрәк тә ул РНК-вирусларга (Covid-19 шулар рәтенә керә) кагыла. Аларның үзгәрү процессын мутация дип әйтәбез. Вирус табигатьтә күбрәк йөргән саен, мутация һәм үзгәрешләр күбрәк булачак», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча баш белгече Зөлфия Вафина.
Вирусларның мутацияләнүе эпидемиологик хәлне начарайтырга мөмкин. Алар тиз йога һәм тизрәк тарала ала, шул ук вакытта авыру да катлаулы узачак. Әмма үзгәрешләр вирусны йомшартып кире нәтиҗә дә бирә ала.
«Кызганычка, Европада вирусның яңа штаммнары вазгыятьне катлауландыра. Без вирусларның мутацияләнүе һәм ни сәбәпле мутацияләнүе турында сөйләргә тиеш түгел. Мутациянең эволюция процессы булуын аңлыйбыз. Без вирусның таралуын мөмкин кадәр тизрәк туктатырга тиеш. Бу вирус йогу очраклары азрак булсын өчен үз вакытында вакцинация ясатуга бәйле», — диде Зөлфия Вафина.
Генетик сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләргә ясала торган препаратларның коронавирусның гамәлдәге штаммнарына каршы нәтиҗәсе бар.