Казанда пассажирлар трамвайны этеп барган очракны покуратура тикшерә
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Бүген Казанның «Савиново» сәүдә үзәге янында пассажирларның трамвайны этеп баруын видеога төшергәннәр. Видео авторы трамвай рельстан чыккан, пассажирлар аны этеп үз урынына куйган дип фаразлый. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, бу мәгълүматны Казан прокуратурасына тапшырганнар. Күзәтчелек ведомствосы трамвайны куллану һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү кагыйдәләре үтәлешен тикшерәчәк.