Табиб: Прививка ярдәмендә кешеләрне чиплаштыру мөмкин түгел
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Инъекцияләр ярдәмендә халыкны чиплаштыру мөмкин эш түгел. Бу хакта коронавируска каршы вакцинациягә багышланган туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина генетикасы буенча баш белгече Зөлфия Вафина әйтте. Эфирның модераторы — Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева күпләрне борчыган сорауны табибка бирде. Аның сүзләренчә, «Спутник V» вакцинасы аркылы халыкны чиплаштыралар дигән сүз социаль челтәрләрдә еш очрый. «ДНК-чип бер чылбырлы ДНК молекулаларыннан гыйбарәт, алар ДНК-зондлар дип атала, әмма алар махсус платформада — каты нигездә урнашырга тиеш. Ләкин бүгенге көндә инъекция аша кертеп була торган чипларны мин белмим. Әле моңа кадәр барып җитмәдек. Алар табигатьтә юк. Хәзерге вакытта кешеләрне инъекция ярдәмендә чиплаштыру мөмкин түгел», — диде спикер. ДНК-чиплар — медицинада актив кулланыла торган технология, әмма әлегә алар укол ярдәмендә кертү технологиясе юк.