Быел Үзбәкстанда Нәүрүз бәйрәме үткәрелмәячәк
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Үзбәкстанда Нәүрүз бәйрәме уңаеннан рәсми чаралар үткәрелмәячәк. Илдә COVID-19 авыруы очракларының артуы сәбәпле, коронавируска каршы көрәш буенча махсус республика комиссиясе шундый карар кабул иткән. 2020 елдагы кебек үк, быел Нәүрүз бәйрәме шулай ук өйдә билгеләп үтеләчәк. Ачык мәйданчыкларда бәйрәм чаралары бик аз кеше катнашында гына уздырылачак, диелә «Анадолу» агентлыгы хәбәрендә. Үзбәкстанда (анда 3 ай дәвамында авыручылар саны тәүлеклек артуы 100 очрактан кимрәк булган) соңгы көннәрдә коронавирус буенча статистика янә үсә башлаган. Бүгенге көндә Үзбәкстанда коронавирусның 80 858 очрагы теркәлгән, үлүчеләр саны - 622.