Путин илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозулар өчен җәза бирергә чакырды
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илкүләм проектлар кысаларында планлаштырылган чараларны үтәгәндә барлык хокук бозуларны тыярга чакырды. Бу хакта дәүләт башлыгы РФ Генпрокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде. «Бу максатларга шактый дәүләт акчасы бүлеп бирелә, һәм бу акчалар үсешкә, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә эшләргә тиеш. Барлык хокук бозучыларга катгый рәвештә җәза бирергә кирәк», — диде Президент. Путин сүзләренчә, сәламәтлек саклау кебек төп өлкәгә аерым игътибар бирергә кирәк. Прокурорларның бурычлары арасында төбәк программаларының һәм профильле илкүләм проектлар чараларының чынлыкта ничек гамәлгә ашырылуын контрольдә тоту гына түгел, ә күп кенә башка мәсьәләләрне хәл итүне дә җентекләп күзәтергә кирәк. Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Фән», «Демография», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.