Чаллыда укучы бала, трамвайга бәрелеп, башын җәрәхәтләгән
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Чаллыда Мәскәү проспектында 7 яшьлек малай башы белән трамвайга бәрелгән. Малай трамвайга өлгерергә теләп, тукталышка чапкан. Әмма йөгереп килгән уңайга туктый алмыйча, башы белән травайга килеп бәрелгән. «Татар-информ»га бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ир баланы тикшерү өчен хастаханәгә илтәләр. Табиблар аны караганнан соң өенә амбулатор дәвалануга җибәргән.