Шәһәр мәдәният идарәсе Казанда истәлек тактасы куйганда бер стильне сакларга чакырды
![Шәһәр мәдәният идарәсе Казанда истәлек тактасы куйганда бер стильне сакларга чакырды](https://tatar-inform.tatar/attachments/60e94b3f1d1476f9d673f4a05c70451f13ab0845/store/fill/780/440/26b884480d17112cf2544304023fb4751cc3f1901d6bfcb3e6efa347d0ee/AI3I9727.jpg)
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан йортларына биредә яшәгән бөек шәхесләрнең истәлек такталарын куйганда бер стильне тотарга кирәк, дип саный шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. «Истәлек такталары урнаштырганда һәр объектның индивидуальлеген саклаган килеш бертөрлелегенә ирешергә иде. Тактаның образы шәһәрнең архитектура йөзенә туры килергә тиеш», — диде ул ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышында. «Хәзерге вакытта шрифтта гравировка куллану һәм рельеф композициясенә кеше образын кертү кабер ташлары кебек күренә», — диде Азат Абзалов. Ул шәһәр кешеләре һәм кунакларның йорт фасадларына куелган истәлек такталарына бик игътибар итүләрен ассызыклады. «Бәлки истәлек такталарының формаларын чикләргә, шулай ук, мәңгеләштерү проектларын төркемләп бүләргәдер: мәдәният һәм сәнгать әһелләрен фән эшлеклеләре һәм башка тарихи шәхесләрдән аерып караргадыр», — дип уйлары белән бүлеште ул. Азат Абзалов истәлек такталарына кагылышлы эксперт комиссиясе составына Казан шәһәренең баш рәссамы Жанна Белицкаяны кертергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта Казанда 8 сәнгать эшлеклесенә истәлек тактасы кую буенча эш бара. Казанның йортлары диварларына быел танылган артистлар Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга, җырчылар Идеал Ишбүләков, Азат Аббасов, Вафирә Гыйззәтуллинага, дәүләт эшлеклесе Шакир Әхтәмовка, шагыйрьләр Һади Такташ һәм Фатих Кәримгә, дирижер Фуат Мансуровка истәлек тактасы куелачак.