Татарстанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия бәйгесе була
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы була. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 24 мартында академия базасында 9.00 сәгатьтә уза. Әлеге бәйге Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату максатыннан оештырыла. Читтән торып этапта Татарстан районнарыннан 78 укытучы һәм Россия субъектларыннан 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Йомгаклау этабына килгән илле кеше туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән аларның унҗидесе татар теле укытучысы, унысы рус теле укытучысы, алтысы чуваш теле укытучысы, дүртесе мари теле укытучысы, икесе мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узды, диелә хәбәрдә.