Ульяновскида «Татар кызы» конкурсы җиңүчесе билгеле булды
![Ульяновскида «Татар кызы» конкурсы җиңүчесе билгеле булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/d9617329853d8435301ecc50e0bd7578dfe70781/store/fill/780/440/c747e5dbd2f738690f973acfa461835d32940f2795504264166865978ad0/2021-03-19-%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80-%D0%B3%D2%AF%D0%B7%D3%99%D0%BB%D0%B5-1.jpg)
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Ульяновск район хакимиятенең Милләтләр советы утырышында «Татар кызы-2021» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. 8-13 яшьлек кызлар арасында «Татар кызы-2021» титулына Тимирязев урта мәктәбенең 2 класс укучысы Зәринә Әхмәтова лаек булды. Ә Яңа Бидәнге мәктәбенең 7 класс укучысы Алия Миңабетдинова 2нче урынны, Ундоры лицееннан Ләйсән Фәхретдинова 3нче урынны алды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Бирючевка мәктәбенең 7 класс укучысы Эмилия Әмирханова 14-18 яшьлекләр арасында «Татар кызы-2021» дәрәҗәсенә лаек табылды. Елшанка мәктәбеннән 9 класс укучысы Зүлия Таҗетдинова белән Зеленая Роща урта мәктәбенең 10 класс укучысы Динара Хәйруллина 2 һәм 3 нче урынны үзара бүлеште. Аделина Сысоева белән Зүлия Таҗетдинова «ВКонтакте» социаль челтәрендә онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачы мәхәббәте призын алу бәхетенә иреште. «Татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүдә әлеге конкурсның әһәмияте бәяләп бетергесез. Милләтебезнең тирән, бай тарихи-мәдәни казанышларын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен бәйгедә катнашучыларга, мәктәп директорларына һәм ана теле укытучыларына зур рәхмәт», — ди татар автономиясенең район советы рәисе Марат Әүхәдиев.