Баулыда иң сәләтле татар кызчыгын сайладылар
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Баулының «Бәләкәч» балалар бакчасында «Татар кызчыгы-2021» район конкурсы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлеге, «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле оешмасы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге оештырды. Конкурста 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 11 кыз катнашты. Алар туган телдә шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, сәхнә күренешләрендә катнашты. Жюри бәйгечеләрнең сөйләме чисталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, чыгышларының эчтәлеген бәяләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Нәтиҗәдә җиңүче дип «Виктория» балалар бакчасыннан Айгөл Рәшитова танылды (җитәкчеләре Сиринә Шәйхуллина һәм Эльвира Хөсәенова). Аңа милли баш киеме — Калфак һәм сувенир бүләк ителде. Калган катнашучылар төрле номинациялдәрдә билгеләп үтелделәр. Алар да, бәйге истәлеге итеп, «Татар кызчыгы» язуы төшерелгән сувенирлар тапшырылды.