Әлмәттә киноконцерт залы төзеләчәк
(Әлмәт, 20 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов журналистларга Әлмәттә хәзер зур проект — «Нефтьче» мәдәният сарае каршында киноконцертлар залы төзелеше турында сөйләде.
Аның өстендә иң яхшы архитекторлары эшли, дип ышандырды ул.
Наил Маганов шулай ук башка социаль әһәмияткә ия проектлар да тормышка ашырылачагын, шәһәрдә яңа җәлеп итү нокталары барлыкка киләчәген билгеләп үтте.