Азат Абзалов Казанда күренекле хатын-кызларга багышланган һәйкәлләр җитми дип саный
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Татарстан башкаласында хатын-кыз шәхесләргә багышланган һәйкәлләрнең җитешмәү мәсьәләсен күтәрде. «Сәнгать белгечләре әйткән фикер белән килешергә туры килә — күренекле хатын-кызларга багышланган һәйкәлләр бик аз. Без Мәгубә Сыртланова бюстын искә төшерә алабыз, андый һәйкәлләр бик юк», — диде ул ТР Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына коллегия утырышында. Азат Абзалов беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйковага монумент кую эшен тизләтергә чакырды. Тарихи шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә безнең шәһәр өчен яңа стандарт булмаган чишелешләр дә табарга мөмкинлеген ассызыклады Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы. Сара Садыйкованың истәлеген һәйкәл комплексы буларак мәңгеләштерү темасы күптән көн кадагында, әмма бу әлегәчә хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә. Композитор, актриса һәм җырчы, ТАССРның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына быел 115 ел тула. Сара Садыйковага Казанда һәйкәл кую мәдәният министрлыгының 2201 елгы планында бар. Әлеге планда алдагы елларда башка хатын-кыз шәхесләргә һәйкәлләр кую каралмаган.