Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Парламентарийлар, 73 регионның башкарма хакимият органнары, закон чыгару җыелышлары, эксперт җәмгыяте вәкилләре балаларга онкологик ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын оештыру мәсьәләләре, шулай ук мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары — Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды. Закон чыгаручылар Советы әгъзаларының игътибар үзәгендә белем бирү сыйфаты, кадрлар белән тәэмин итү, мәктәпләрнең тәрбия функциясен көчәйтү, мәктәп туклануы мәсьәләләре торды. Парламентарийлар онкология авыруларыннан интегүче кечкенә пациентларга медицина ярдәме күрсәтү, балалар онкологиясен дәвалау өчен төбәкләрдә референс үзәкләре булдыру мәсьәләләренә тукталды. Татарстан Дәүләт Советыннан утырышта шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.