Россиядә узган тәүлектә ковид йоктыруның 9299 очрагы ачыкланган
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары соңгы тәүлектә 9,3 меңгә артып, барлыгы якынча 4,46 миллионга җиткән. Журналистларга ковид таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта шул хакта әйттеләр. Соңгы тәүлек эчендә Россиянең 84 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең 9 299 очрагы теркәлгән, шул исәптән 1117 (12 процент) очрак актив клиник күренешләрсез генә ачыкланган», — диелә хәбәрдә. РИА Новости хәбәр итүенчә, илдә барлыгы 4 456 869 авыру очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 0,22 процент тәшкил итә.