Алдагы елларда Татарстан тарафыннан 13 һәйкәл кую планлаштырылган
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хәзерге вакытта Татарстанда һәм аннан читтә 13 һәйкәл кую планлаштырылган. Эшне ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе алып бара. «Монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе карамагындагы 13 һәйкәлнең дүртесе Татарстан Республикасыннан читтә куелачак», — диде «Татарстан Республикасында мемориаль мәдәният үсешенең проблемалары һәм перспективалары: истәлек такталары һәм монументаль сәнгать әсәрләре» темасына ТР Мәдәният министрлыгында уздырылган коллегия утырышында министр урынбасары Дамир Натфуллин. «Россия регионнарында һәм чит илләрдә һәйкәлләр кую милли мәдәниятне популярлаштыруның нәтиҗәле юлы. Бу министрлык тарафыннан аерым контрольдә», — дип ассызыклады ул. Татарстан Республикасы тарафыннан Сахалинда Габдулла Тукай һәйкәле кую планлаштырыла. Алтай Республикасында кар барсына һәйкәл куелачак. Кырым Республикасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчылары хөрмәтенә истәлек билгесе куела. Белоруссиянең Волковичи авылында Фатих Кәримгә һәйкәл кую планлаштырыла. Казанда Рәшит Ваһаповка, Сара Садыйковага, Фатих Кәримгә, Нәҗип Җиһановка, хәрби интернационалистларга һәйкәлләр, Сергей Аксаковка бюст, Казан артиллерия училищесы истәлегенә стела куелачак. Питрәч районының Әлбәдән авылында Петр Гавриловка бюст куелачак. «Күрүегезчә, зур игътибар татар мәдәнияты күренекле вәкилләренә бирелә. Һәм бу эш иҗади берлекләр һәм җәмәгатьчелек белән бергәлектә дәвам итәчәк», — диде Дамир Натфуллин.