Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе була
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы хисап-сайлау конференциясе 10 апрельдә узачак. Автономия президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Мохтариятнең чираттагы конференциясендә шәһәр һәм авыл районнарыннан сайланган 155 делегат катнашыр дип көтелә. Милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән районнардан 20 вәкил катнашачак. Конференциядә автономия башкарма комитеты белән президиумының яңа составын сайлау күздә тотыла. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Президиум утырышында быел мәркәзебез Казанда үтәчәк милли һәм дини чаралар графигы да игълан ителде. 26-28 мартта — авыл эшмәкәрләре форумы, 3-5 июньдә — татар дин әһелләре форумы һәм «Изге Болгар җыены», 18-19 июньдә — Нижневартовск шәһәрендә федераль Сабантуй бәйрәме, 3 июльдә Татарстанның Мөслим районында Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк. Быел өлкә татар автономиясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гранты хисабына татар туган якны өйрәнүчеләрнең төбәкара форумын уздырырга җыена. Шулай ук «Сембер-Ульяновск крае татарлары» энциклопедиясенең икенче томын әзерли башладык, өлкә районнарыннан һәм регионнардан шактый гына материаллар килде инде, диде автономия рәисе Рамис Сафин. Мохтарият җитәкчесе «Татарлар: гамәл стратегиясе» дип аталган мөһим документны тормышка ашыру максатында Татарстан Хөкүмәте тарафыннан читтәге татарларга зур акча бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. Мисал өчен, 2020 елда 420 млн сум бүленгән булса, 2021 елда — 198 млн сум, 2022 елда 116 млн сум каралган. Әлеге акча хисабына мәгариф министрлыгы төбәкләргә татарча дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары җибәреп тора. Өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары белән видеосеминарлар үткәрелүе, «Гакыйль Сәгыйров укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә йөздән артык мәктәп укучысының катнашуы турында хәбәр итте.