Казан үзәгендә кафеда көйгән ризык аркасында янгын чыккан
![Казан үзәгендә кафеда көйгән ризык аркасында янгын чыккан](https://tatar-inform.tatar/attachments/1fa0cd6860f7c2ad12aa0a3b7c370f56acc686c1/store/fill/780/440/3858c0b74ee6813f97f3340106b3a00f89b7acb74fd5f2e48aad5541522d/IMG_20210321_132110%5B1%5D.jpg)
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан үзәгендә Профсоюз урамында «По чесноку» кафесына ут капкан.
Янгын турында хәбәр 101нче янгын сүндерү хезмәте номеры буенча алынган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйттеләр.
Янгын ризык көя башлау аркасында башланган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кафедан 30 кеше һәм персонал чыгарылган инде.
Янгын бинаның ишегалды ягыннан гомуми мәйданы 20 квадрат метр булган фасад өлешендә чыккан.
Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр утны сүндерү белән шөгыльләнә.
Шаһитлар сүзенә караганда, янгын сүндерү сәбәпле Профсоюз урамын япканнар.