Мөхәммәтшин Европа Советы конгрессының төбәкләр тәҗрибәсен таратудагы ролен билгеләде
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының төбәкләрдә һәм муниципалитетларда тупланган тәҗрибәне таратуда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Бу хакта парламент башлыгы конгрессның 40нчы сессиясе эшенең беренче көненнән соң белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «2020-2021 еллардагы барлык чикләүләргә карамастан, конгресс, төбәк һәм муниципалитет вәкилләре өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак үз эшен дәвам итте. Хәзер безгә җыелган мәгълүматларны анализлауга һәм системалаштыруга, Европа Советы киңлекләрендә тиешле тәкъдимнәр әзерләүгә керешергә вакыт», - диде Конгрессның шәрәфле әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген видеоконференция режимында Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы 40нчы сессиясенең беренче өлеше узды. Эшнең мөһим юнәлешләре арасында пандемия белән көрәшнең төбәк һәм муниципаль тәҗрибәсен җыю һәм гомумиләштерү, Covid-19 аркасында икътисадта булган кризисны җиңү, шулай ук бу шартларда җирле һәм төбәк демократиясен көчәйтү бар.