«Ак Барс» капитаны Уфада Башкортстан гимны белән булган хәл өчен гафу үтенде
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). «Ак Барс» командасы капитаны Данис Зарипов булмаганда команданы бозга капитан буларак алып чыгучы Артем Лукоянов Башкортстан хоккей сөючеләренә мөрәҗәгать итте. Ул Уфадагы өченче уен алдыннан «Ак барс» җанатарларының КХЛның техник регламентын бозганы өчен гафу үтенде.
«Мин шәхсән үземнән һәм безнең команданың барлык җанатарлары исеменнән өченче матч алдыннан булган хәл өчен гафу үтенәм. Без, бозда көндәшләр булсак та, һәрвакыт республикалар белән дус. Без — күршеләр. Сезне Казанга, «Магнитка“га чакырам. Киләсе сезонда күрешербез», — диде Лукоянов.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Салават Юлаев» хоккей клубы Континенталь хоккей лигасы җитәкчелегенә рәсми хат әзерли , дип хәбәр ителде.
«Ак барс» хоккей клубы җанатарларның дисциплинар регламентны бозуына аңлатма бирде .